җай

җай
I. и. 1. Әйбернең, эшнең, хәлнең үтәлеш тәртибе, үзенә генә хас яшәеш, барыш үзенчәлеге һәр нәрсәнең җае бар. хәб. Тәртип белән генә бара, уңай, җайлы эшләр җайда 2. Үзеннән алдагы сүз белән бергә нин. б. эшне башкарудагы төп юлны, алымны белдерә хуҗалыкны хәрби җайга үзгәртү 3. Ип, уңай; осталык кул җае 4. Мөмкинлек сөйләргә җай бирмәделәр. Исәп, чама, ният тур. әтиләрнең күнәргә җайлары бармы?. Форсат, уңай, момент барырга җае туры килми 5. Нин. б. мәсьәлә, шуның торышы җир-су җаен сөйләмәдегез 6. Авыр хәлдән котылу юлы котылу җаен табыйк 7. с. Җайлы җай урын табу 8. с. Ашыгырга, кабаланырга яратмаучан, әкрен генә, үз көенә генә хәрәкәт итүчән (кеше). рәв. Җайлап, ипләп, ашыкмыйча, үз көе белән. рәв. Әкрен, эзлекле рәвештә, сак. II. ҖАЙ – иск. Урын, төш, төбәк болар бер матур җайга барып җиттеләр

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем решить контрольную работу

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»